Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «ВКонтакте» социаль челтәрендә ведомствоның рәсми җәмәгатьчелегендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясен ачып җибәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вузлар өчен вебинар үткәрә һәм рәсми сайтларга мәгълүмат урнаштыруга карата таләпләр турында сөйләячәк.
26нчы номерлы гимназия укучылары Европа European Math Tournament математика турнирында катнаштылар. Интеллектуаль ярышлар Минскида ике: 12 һәм 14 яшь категориясендә узды һәм Мәскәү, Төмән, Яр Чаллы, Краснодар крае, Болгария, Таҗикстан, Эквадор мәктәп укучыларын җыйды.
Татарстаннан Федор Шадрин WorldSkills ка әзерлек кысаларында Россия җыелма командасы составында Бразилиягә тренировка җыеннарына барачак.
"Глаголица” бәйсез балалар әдәби премиясенең ел саен үткәрелә торган конкурс сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче 10 - 17 яшьлек яшь авторлар катнаша ала.
Дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы мактаулы икенче урынны алды.
131нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Сибгатуллин ел саен үткәрелә торган Romanian Master of Mathematics Халыкара олимпиадасының бронза медален алды.
6нчы мартта Казанның 3нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислегендә 2019 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.
Быел Татарстанда БДИда катнашучылар өчен контроль-үлчәү материалларында (КҮМ) дүрт фән — рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит тел буенча сизелерлек үзгәрешләр булды. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
11 нче сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен кирәк булган йомгаклау иншасын яхшы гына башкардылар. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.