28нче гыйнварда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацион мәйданчыгы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә «Укытучы 2.0» инновацион проектын тормышка ашыру кысаларында яшь педагоглар өчен КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты базасында семинар уздырды.
Хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат хокукы буенча III Бөтенроссия вузара студентлар форумы Татарстан башкаласында узачак.
27нчы гыйнвардан Россиянең Мәгариф министрлыгы төгәллек керткән гомуми һәм урта гомуми белем һәм аларның дубликатлары турында аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм бирү Тәртибе үз көченә керде (Россия Мәгариф министрлыгының 2018 елның 17 декабрендәге 315 номерлы боерыгы).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олмпиада үзәгендә 25 – 29нчы гыйнварда мәктәп укучыларының информатикадан бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабының йомгаклавы узды.
Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү ел саен Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән бердәм методик алымнарны һәм таләпләрне үтәп үткәрелә.
Казанда яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында WorldSkills стандартлары буенча «Мобиль робототехника» һәм «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенцияләрендә региональ ярышлар дәвам итә.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты делегациясенең Халыкара төрки Академиягә визиты кысаларында Татарстан галимнәре 2019 елда Казахстанда беренче тапкыр уздырылачак конгресста катнашырга чакыру алдылар, шулай ук Бөтендөнья тюркологлар конгрессының кайбер секцияләре программасын төзү турында да сүз барды.
2019 елның 29нчы гыйнварында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н. Демидов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
2019 елның 29нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы ябу тантанасы узды.
28 – 29нчы гыйнварда конкурс чаралары Лениногорск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында һәм шәһәр тибындагы поселокларда узды.