ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

25нче гыйнварда Казан инновация университеты базасында «Баланың сәламәтлеге һәм иминлеге» дигән темага республика ата-аналар интернет-семинары узачак. 

Агымдагы елның 20 – 24нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге тарафыннан физика буенча укучылар олимпиадасының  республика этабының йомгаклау туры һәм бөтенроссия этабының төбәк туры төгәлләнде.

Геология буенча олимпиада 2 турда узды. Беренчесендә балалар теоретик биремнәр чиштеләр. Икенче турда укучылар палеонтология һәм минералогия буенча белемнәрен күрсәттеләр.

24нче гыйнварда Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона туры башланды. Кукмара шәһәрендә Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Теләче районнары укытучылары ярыша.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабы башланды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары: тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар катнаша.

Татарстанның берьюлы дүрт укучысы математика буенча GS GROUP V Халыкара конкурсында җиңү яулады. 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацион мәйданчыгы – «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»  Яшь педагоглар советы белән берлектә, «Укытучы 2.0» инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 28нчегыйнварында 15:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ Инженер лицей-интернаты базасында «Укучыларны (һәм үзләрен) мотивлаштыруның инновацион методикалары» темасы буенча яшь педагоглар өчен семинар үткәрә.

 

9 – 15нче гыйнвар көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә Казахстан, Россия һәм башка илләрдән физика-математика сыйныфлары укучылары өчен Халыкара Жаутык олимпиадасы узды. 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2018/2019нчы уку елына олимпиада исемлеген үзгәртү буенча тәкъдимнәр җыюны башлап җибәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International