Рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар кыска җавап таләп итә торган биремнәрне уңышлы үтиләр. Шул ук вакытта имтиханда әдәби әсәрләрне белү, әдәби текстны анализлый белү югары балларның нигезе булып тора. БДИ-2018 анализы нәтиҗәләре буенча ПҮФИ белгечләре рус әдәбияты буенча имтиханнарга әзерләнгәндә игътибар итәргә тиешле төп моментларны билгеләделәр.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2019 елда БДИда катнашу өчен гаризалар 1нче февральгә кадәр кабул ителә.
Казанда Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең шәһәр Мэры каршындагы хисаплары старт алды.
«Россиянең ел укытучысы» конкурсының Татарстан төбәк этабы җиңүчесе 400 мең сум күләмендә приз алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.
Казан федераль университеты Идел буе федераль округы, Татарстан югары уку йортлары арасында «Мин-профессионал» студентлар олимпиадасының сайлап алу этабында җиңүчеләр саны буенча алда бара, Россиянең югары белем бирү учреждениеләре арасында 5нче урынны алып тора.
Ноябрь аенда Иннополиста хакатон финалистлары өчен INNOcamp — мәктәп укучылары өчен лагерьның көзге сменасында булып узган стажировка узды.
Казан укучыларын «Идел буе сәнгать музейлары» дигән икенче төбәкара видеопроектлар конкурсында катнашырга чакыралар. Укучылар үз эшләрен март ахырына кадәр оештыручыларга җибәрә алалар.
Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы старт ала. Ул 27нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстанда ел саен укытучыларга грант ярдәме белән 170 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сөйләде.