ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 – 22нче сентябрь көннәрендә Бали утравында  (Индонезиядә) узган V Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе International Young Inventors Award (IYIA- 2018) нәтиҗәләре буенча Россия делегациясе 12 алтын һәм 5 көмеш медаль иясе булды.

Дәүләт власте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру проектын тормышка ашыру, Татарстан халкына министрлыклар белән идарә итүдә катнашу мөмкинлеге бирә. 

2018 елның 4 – 24нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәренең «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында «Президент узышлары» укучыларның бөтенроссия спорт ярышлары булды.

2018 елның 25 – 28нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уздыра.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проектының  катнашучысы булды.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, ТР Фәннәр академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында туган телне укытуны оештыру мәсьәләләре, туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү, 2018/2019нчы уку елында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнү буенча семинар-киңәшмәләр уза.

Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов катнашында  Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадетлар корпусының Попечительлек советы утырышы булды. 

Соңгы араларда социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда “Киров  территориаль мәгариф идарәсе” хезмәткәре Дубининадан алынган мәгълүмат дигән булып, “балаларга мәктәп ишек алларында «земляника» дип аталган наркотик препарат тараталар” дигән хәбәр йөри. Кайсы төбәк булуы да күрсәтелмәгән.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән  яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими  куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 17 – 18нче сентябрь көннәрендә мәктәп китапханәчеләре Казан шәһәренең 139нчы номерлы гимназиясе базасында үткәрелгән семинар-практикумда «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системаның мөмкинлекләре  турында өйрәнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International