Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән.
14 сентябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец 1 сентябрьдә ачылган International School of Kazan – Татарстан башкаласындагы беренче халыкара мәктәптә булды.
2014 елдан бирле Казанда эшли торган беренче ике кластер кече мәктәп булып, анда 1-4 нче класс балалары укый. 2016 елдан 5-8 нче класс укучыларына да халыкара дәрәҗәдәге белем алу мөмкинлеге булды. Биредә республикага эшкә чакырылган белгечләрнең балалары белем ала.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын уку йортының 50 еллык юбилее белән котлады. 9 сентябрьдә Габдулла Тукай исемен йөрткән Авыл хуҗалыгы техникумы үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итте.
Казан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сентябрьдә башлана.
Тәтеш районы Нармонка авылы китапханәчесе Людмила Шлячкова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтә терроризмны, экстремизмны профилактикалауга багышланган дәрес үткәрде.
Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылындагы “Алсу“ балалар бакчасында хезмәткәр, газ котельные операторы Мәүлет Шәйхетдинов оештырган “Бал бәйрәме” булды. Оператор булып эшләсә дә, аның, күптәнге умартачы буларак, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.
Узган уку елында Балтач районының Кече Лызи мәктәбендә тәнәфес вакытында мәктәп тирәли әйләнеп керүне гадәткә керткән булалар.
Апас районы Борнаш авылы урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы Белем бәйрәмен күтәренке кәеф белән үткәрде. Бу көнне мәктәп ишегалдында хәтта фонтан ачылды.
Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Дөрес туклану турында сөйләшү" проекты белән барлык муниципаль районнарның шәһәр мәктәпләрендә булырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 2 сентябрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә белдерде.