Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла. Аларның нәтиҗәләренә карап, абитуриентларны югары уку йортларына кабул итү чоры башлана. Илнең әйдәп баручы вузларының берсе булган Казан федераль университетында 2016 нчы елда кабул итү кампаниясе турында бүген журналистларга ректор Илшат Гафуров сөйләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында шулай ук кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенко катнашты.
Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасында беренче булу зур көч һәм хезмәт таләп иткән.
19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь балл җыя алмаган. Искәртеп үтик: рус әдәбиятыннан кимендә 32 балл җыярга кирәк иде. Беренче Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен БДИның мәгълүмати ярдәм порталында һәм Республика белем бирү сыйфаты үзәге сайтында белергә була.
2016 елның 1 маеннан 31 маена кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 41 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 6 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов һәм Егор Сафин яшь инспекторлар арасында узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2011” Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган. Конкурс өч көн барган. Анда Россия төбәкләреннән 300 дән артык укучы катнашкан.
17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.
Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада бу фән буенча сынауны 7,6 меңләп кеше сайлаган. БДИ уздыруның барлык 59 пункты да видеокүзәтү системалары һәм металл рамнар белән җиһазландырылган. Видеокүзәтү онлайн режимда алып барыла.
6 июньдә 11,5 тыс. татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.