ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Казан эшкуарлык һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен тулысынча гамәлдән чыгарган. Дәүләт аккредитациясе гамәлдән чыгарылу уку йортының барлык структур подразделениеләренә, филиалларына кагыла. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәсе үтәлмәгән очракта, андый уку йортына абитуриентлар кабул итү тыела.

Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына максатчан кабул итү узган ел дәрәҗәсендә кала. Максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Бу хакта 14 июндә ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Казан федераль университетында математика һәм тагын берничә предмет укытучыларын татар телендә әзерли башлаячаклар. Милли кадрларны әзерләү турындагы сорауга җавабында ректор БДИның рус телендә бирелгәнлеген искәртте. Хәтта татар филологиясе бүлегенә укырга керүчеләргә дә рус теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри.

Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана.  Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 9,9 меңнән артык укучысы биология, география, тарих, физика, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җәмгыять белеме, әдәбият, туган тел, инглиз теле, немец теле буенча төп дәүләт имтиханын сайлап алып тапшыра. Муниципаль берәмлекләрдә 76 имтихан үткәрү пункты ачылган.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

 Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е – дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый.

Сарман районында быел сентябрь аенда 5-8 сыйныф укучылары арасында “Шәҗәрәләр бәйгесе” уздырылачак.

Бүген Арча педагогика колледжы яны мәйданчыгында Казанның “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” (”Мой город. Мой талант”) дип аталган “Ачык сәләтләр университеты 2.0.” проекты тәкъдим ителде. 

10 июньдә Мамадыш шәһәренең Мамадыш политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасы актуаль мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм республика көллият һәм техникумнары җитәкчеләре  катнашты.


10
июнь, 2016 ел
җомга

С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия кинематография институты максатчан урыннарда укырга теләгән татарстанлыларны конкурска чакыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International