ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

334 татарстанлы җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында 80-99 балл җыйган. 641е минималь 42 баллны да җыя алмаган.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсының 1 этабы тәмамланды. Быел конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнашты.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия тышкы эшләре министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Монголия хөкүмәтара комиссия рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

 Математика буенча профиль дәрәҗәдәге 2016 елгы БДИ нәтиҗәләре мәгълүм булды. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханны 6 июнь көнне тапшырган иде.

Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле буенча имтиханны яңадан тапшыра.

25 июньдә Инополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тантаналы төстә ачыла. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанның 7570 мәктәп укучысы бүген химия һәм физика буенча БДИ тапшыра. Бу – БДИның төп дулкыны кысаларындагы соңгы имтихан булып тора. Имтихан нәтиҗәләре 4-нче июльгә кадәр билгеле булачак.

27 июньдә Казан вертолет заводы территориясендә 8 нче номерлы гуманитар гимназиянең предприятие шефлыгындагы физика-математика сыйныфы өчен традицион чыгарылыш кичәсе узачак.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар тарих һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын 16 июндә тапшырдылар, аларның нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

"Әлеге фәннәрне катнашучылар сайлау буенча тапшыра. Төп вакытка тарих буенча БДИ тапшыру өчен 159 мең тирәсе кеше гариза биргән, аларның 141 меңгә якыны быел мәктәпне тәмамлаучылар. Информатика буенча БДИны 64 меңләп кеше тапшыра, шул исәптән 59 меңе агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары", - дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.

База дәрәҗәсендәге математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырган 10 мең 675 татарстанлының 135 е икеле алган. База дәрәҗәсендәге математика биш баллы система белән бәяләнә. Аттестат алу өчен БДИны "өчле"гә язу да җитә.
Шулай итеп 4958 кеше (46,44 процент) "бишле"гә эшләгән, 4441 кеше (41,6 процент) - "дүртле"гә, 1177 кеше (11,03 процент) - "өчле"гә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International