Яшел Үзән шәһәрендәге 3 нче гимназиядә күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә «Күренекле татарлар» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда Чуваш, Мордва республикаларыннан, Саратов һәм Ульян өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.
Бу уку елы башына 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше 99 процент булды, дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең Татарстан мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә багышланган пленар утырышында министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
17 мартта Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы үсеше" дип аталган коллегиясе узачак. Коллегиянең пленар утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барачак.
2016 елның 16 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районы 170 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен Фатих Әмирхан исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуы һәм Татарстанда Фатих Әмирхан музее оешуына да 10 еллыгына багышланды.
Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “Ел юристы” республика конкурсы ябылачак. Җиңүчеләр профессиональ стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.
Алабуга балалар йортында семинар практикум узды. Ул тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе базасында үткәрелде.
"Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этапы финалы Татарстанда 14 мартта башланып китте. Зона этапларында җиңү яулаган 61 укытучы "Ел укытучысы" һәм "Педагогик дебют" номинацияләрендә көч сынаша.
17-19 мартта Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары III Спартакиадасының кышкы этабы финалы узачак. Ярышларда зона этапларында беренче урынны яулаган урта һөнәри белем бирү оешмалары командалары катнашачак.
Казанда “Россия ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалы старт алды. Татарстан Республикасының 61 иң яхшы укытучысы ике номинациядә көч сынашачак.
14 мартта Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары үсеше планы буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.