ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Казанда “Россия ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалы старт алды. Татарстан Республикасының 61 иң яхшы укытучысы ике номинациядә көч сынашачак.
 

14 мартта Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары үсеше планы буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Быел Казан мәктәпләрендә язгы каникул 21-29 мартта була. Шуңа кадәр барлык мәктәпләрдә дә, балаларның юлларда, сулыкларда иминлеген кайгыртып, ата-аналар җыелышлары һәм 18ендә Юл хәрәкәте иминлеге көне үткәреләчәк.


11
март, 2016 ел
җомга

Казанның Идел буе районында урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Белем бирү йортының түбәсе ремонтланган, яңа ишек һәм тәрәзәләр урнаштырылган, инженерлык коммуникацияләре тулысынча яңартылган. Бүген Казан мэры Илсур Метшин башкарылган эшләрне бәяләп кайтты. Шәһәр җитәкчесе яңартылган уку бүлмәләрен күздән кичереп, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән аралашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

4 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Без бәхетле буын" фестиваленең зона этапы узды. Фестиваль Яр Чаллы шәһәре педагогика көллияте базасында булды. Иҗади фестивальнең киләсе зона этабы 11 мартта Лениногорск шәһәрендә, 12 мартта Әлмәт шәһәрендә үтәчәк.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

XI сыйныфларда бердәм республика имтиханының (БРИ — 2016) һәм IX сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларындагы төп дәүләт имтиханының (ДЙА — 2016, ТДИ — 2016) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк контроль-бәяләү материаллары (күрсәтмә вариант (демоверсия), кодификатор, классификация) сайтка урнаштырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасындагы ресурс үзәгендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк (“яшел” технологияләр дип ресурс саклый торган технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре атала). Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской җитәкләячәк.

 

Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.

Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Казан ратушасында уздырылган тантанада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International