ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән, дип билгеләп үтте. “Бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән. Хәзер балалар бакчалары – ул башлангыч мәктәп, диярлек. 3 яшьтән алып 7 яшькәчә баланың киләчәк тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә өйрәнүе бик мөһим”, - дип игътибарны юнәлтте республика лидеры.

1 мартта Казан шәһәренең 18нче  инглиз телен тирәнтен укыту мәктәбе базасында мәктәпләрдә кытай телен укытуга багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә республикада кытай телен укыту оештырылган пилот мәйданнары вәкилләре, республика районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм өстенлекле мәктәпләр директорлары катнашты.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт Советында ТР студентлар арасында парламент дебатлары буенча республика чемпионаты финалы үткәрелде. Аның беренчесе исә былтыр булган иде.

Быел халкыбыз герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге уңайдан илебезнең төрле төбәкләрендә шагыйрь олылап искә алынды, иҗаты барланды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Шундый тантаналы чараларның берсе башкалабыз Мәскәүнең этно-мәдәни компонентлы татар мәктәбендә үтте.

27 февраль Казанның Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, татарлардан беренче адъюнкт-профессор Ибраһим Хәлфин (1778-1829) истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә. Анда мәктәп, гимназия, лицейларның 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

14-24 март көннәрендә КФУда “PROнаука" фәнни журналистика мәктәбе эшләячәк. Казан федераль университетының фәнни журналистика мәктәбе – уку йортының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты тарафыннан Россиянең әйдәп баручы ММЧ ("За науку", "GEO”, "Русский репортер", РИА-Новости журналлары һәм порталлары һ.б.) журналистлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган белем бирү проекты. Анда студентлар, аспирантлар, КФУ хезмәткәрләре, университетларның матбугат хезмәтләре, вуз ММЧ вәкилләре, фән өлкәсендә эшләүчеләр катнаша ала. Программа кысаларында әйдәп баручы галимнәр лекцияләре, фәнни журналистлар мастер-класслары, КФУ матбугат чараларында практика узу каралган.

Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, ягъни 29 февраль сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) була.

24-29 февральдә Иннополис Университетында робот техникасы буенча кыска вакытлы квалификация арттыру курслары уза. Әлеге чара мәктәп укытучылары арасында робот техникасы буенча олимпиада биремнәрен чишүдә камиллелек дәрәҗәсен арттыру һәм иҗади проектлар әзерләүгә этәрү  максаты белән үткәрелә.

4 мартта Казанда Мәдәният йортында Татарстан рәссамнары һәм Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хезмәтләре тәкъдим ителәчәк хәйрия күргәзмә-аукционы узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Педагогик хезмәткәрләр профессиональлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның март аеннан майга кадәр грантлар өчен конкурс үткәрә. Грантлар "Яңа мастер", "Иң яхшы мастер", "Иң яхшы укытучы" номинацияләрендә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International