Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, киләчәк белемле кешеләр кулында, дип билгеләп үтте һәм урта белем дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген ассызыклады.
Финляндиянең Тампер шәһәрендәге Татар милли җәмгыяте татарларны өйрәнү белән шөгыльләнүче студент-бакалаврлар һәм магистрлар өчен Мәрҗани стипендиясенә конкурс игълан итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Конкурс бөтен дөнья студентлары өчен ачык, әмма Татарстанга аерым игътибар бирелә. Төп максат – татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч бирү.
Стипендиягә дәгъва кылучылар татарларны өйрәнүнең теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән тарих, филология, социология, антропология һ.б. буенча башкарылган тикшеренү проектын тәкъдим итә ала. Проект студентның архив һәм кыр эшләре алып баруын, конференцияләрдә, җәйге мәктәпләрдә, экспедицияләрдә һәм Россиядә, чит илләрдә үткәрелгән башка фәнни чараларда катнашуын чагылдырырга тиеш.
Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары җиңүчеләре билгеләнде. Жюри “Ел укытучысы” номинациясендә иң югары балл җыйган 41 укытучыны сайлап алды, “Педагогик дебют” номинациясендә – 20 укытучыны, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
2016 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 61 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 7 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән 2016 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты расланды. Карар нигезендә быел имтиханнар ике этапта үтәчәк: алдан тапшыру этабы - 21 марттан 23 апрельгә кадәр, төп этап - 27 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" конкурсының төбәк этабы зона турлары тәмамланды. "Ел укытучысы" номинациясендә жюри әгъзалары 41 иң яхшы укытучыны, ә "Педагогик дебют" номинациясендә 20 укытучы сайлап алынды.
Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, Казанда "WorldSkills International-2019" эшче һөнәрләр чемпионатында Россия җыелма командасы алдына җиңү бурычы куела, диде.
Рөстәм Миңнеханов Казанның WorldSkills International халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты үткәрү урыны итеп сайлануын искәртте. Ул 2019 елда уздырылачак.
Казанда 91 яшендә танылган педагог Устинова Мария Сергеевна вафат булды.
2005 елда Казанның 102 номерлы гимназиясенә педагог Мария Устинова исеме бирелгән иде. Биредә Мария Сергеевна 1954 елдан бирле тарих укытучысы булып эшләгән, ә соңрак – 1963 елдан 2011 елга кадәр – директор. Тулаем алганда, педагог белем бирү учреждениесендә 57 ел хезмәт иткән.
Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетында 44 меңләп студент белем ала. Алар арасында Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек вәкилләр бар. 3,2 меңләбе чит илләрдән килеп укый. Аерым алганда, бүген вузда БДБ илләреннән, Кытай, Һиндстан, Конго, Никарагуадан, АКШтан һәм башка бик күп илләрдән студентлар бар.