ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

4-5 мартта Азнакай районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасының Татарстан Республикасында региональ этабы узачак. Биредә йөзү буенча ярышлар була.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

27 февраль Казанның Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, татарлардан беренче адъюнкт-профессор Ибраһим Хәлфин (1778-1829) истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә. Анда мәктәп, гимназия, лицейларның 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

2016 елның 26 февралендә Казанның 25нче балалар бакчасында  мәктәпкәчә яшьтәгә балаларны чит телләргә өйрәтү методикалары хакында семинар узды. Семинар-практикумда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында полилингваль тирәлек булдыру, балаларны инглиз теленә өйрәтү хакында фикер алыштылар.

26 февральдә Сарман аграр көллиятендә  "Без бәхетле буын-2016"  фестиваленең зона этаплары дәвам итә. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы студентлар катнаша. Әлеге зона этабында җиде урта һөнәри белем бирү оешмалары - Сарман, Аксубай районнарыннан һәм Алабуга, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләреннән студентлар иҗади сәләтен күрсәтте.

26-27 февральдә Лаеш шәһәрендә  "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының соңгы зона туры башланып китте. Ике көн дәвамында Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Аксубай районнарыннан укытучылар көч сынашты. Алар 2 номинациядә чыгыш ясады: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).

 

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 147 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк.

2012 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү программасын башлау турындагы карарны кабул итте. Аңа 30 ел элек төзелгән белем бирү учреждениеләре керде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый 839 белем бирү оешмасы исемлеген төзеде.

Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасында ТР Премьер-министр урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов искәртте.

Сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы җәмгыятьтә һәрвакыт кызыксыну уята һәм нәкъ менә бу ике өлкә еш кына тәнкыйть утына тотыла. Күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасының кунагы — ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе җитәкләгән тармакта булган уңышлар, үзгәрешләр, яңалыклар хакында сөйләде.
 


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

27-28 февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә  V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Аның белән беррәттән, «Фәнсар» үзәге эшчәнлеге  буенча район администрациясе белән түгәрәк өстәл оештырылды.


26
февраль, 2016 ел
җомга

25 февральдә Азнакай шәһәрендә "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Ел педагог-психологы" номинацияләре буенча зона этабы узды. Бәйгедә Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулы районнарыннан 36 педагог катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International