Казанның Универсиада авылына бүген, 26 октябрьдә, яңа мэр билгеләнде – ул Илнур Рәхимов. Бүген Казан каласы җитәкчелегенң “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта игълан итте. Моңа кадәр И.Рәхимов “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерциячел булмаган автоном оешмасының аккредитация департаменты директоры булган.
15 октябрьдән Казанда астрономия буенча халыкара олимпиада уздырылды. Анда Румыния, Корея, Һиндстан, Таиланд, Кытай, Чехия, Болгария, Италия, Әрмәнстан, Казакъстан, Швеция һәм Россиядән 62 укучы катнашты. Атна дәвамында яшь астрономия белгечләре теоретик, күзәтүчелек һәм гамәли этапларны үтте. Искәртеп узабыз, XX халыкара астрономия олимпиадасында Россия данын яклап алты укучы - бөтенроссия олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Алар арасында - Казан федераль университеты IT-лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Игорь Никоноров.