III дәрәҗә диплом һәм медальләрне олимпиаданың жюри рәисе, физика-математика фәннәре докторы, КФУның Физика институты астрофизика һәм космик геодезия бүлеге җитәкчесе Наил Сәхибуллин тапшырды. Әлеге бүләкләргә 18 укучы лаек булды, алар арасында Россиядән Алексей Ярков, Алена Фидусь, Илья Чугунов, Виктор Зозуля, Татарстан вәкиле Игорь Никоноров бар.
II дәрәҗә медаль һәм дипломнарны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева тапшырды. Аларны кабул итеп алган 16 укучы арасында Россия башкаласы Мәскәү командасын тәкъдим иткән Алексей Шепелев, Иван Старостин, Борис Билич бар.
I дәрәҗә диплом һәм медальләрне ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тапшырды. Таиланд, Болгария, Корея укучыларыннан тыш, "алтын" бишлектә Россиядән Даниил Долгов та бар. Андрей Поминов чыгышында бу олимпиаданың көтеп алынган булуын һәм аны оештыручыларның катнашучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен бик тырышуын билгеләп узды. “Сез киләчәктә ачачак астрономия объектлары исемендә Казанда узган халыкара олимпиада чагылыш табачагына ышанасы килә”, - ди ул. Андрей Поминов, яулаган урынына карамастан, барлык укучыларны тәбрикләп, аларны янә Казанга дәшеп калды.
Махсус номицияләр буенча дипломнар белән Россия Фәннәр академиясенең астрономия буенча фәнни советының гыйльми секретаре, Халыкара астрономия олииадасы рәисе Михаил Гаврилов бүләкләде. "Теоретик тур буенча иң яхшы нәтиҗә өчен" дипломына Мәскәүдән Иван Старостин, "Гамәли тур буенча иң яхшы нәтиҗә өчен" дипломына Мәскәүдән Борис Билич лаек булды. Шулай итеп, Казанда узган олимпиадада Россия укучылары 9 медаль яулады.