ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Алабуга балалар йорты коллективы Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашты. Ярминкә ачылу тантанасы 2015 елның 31 июлендә булды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары  әзерләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңниханов та танышты.

31
июль, 2015 ел
җомга
18 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак.
Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әзербайҗан башкаласы Бакуда мәктәп укучыларының 47нче халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда Казанның 131нче лицее укучысы Руслан Котляров көмеш медаль алуга иреште.
2015 елның 3-9 август аралыгында Татарстан Рес­публикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 24 июлендә Алабуга балалар йортында “Сугыш еллары балалары” дип аталган сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе узды.
2015 елның 11-28 июлендә “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь туристлар һәм коткаручылар” дип аталган республикакүләм профиль смена узды.
17-30 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр археология мәктәбе уздырыла. Чара, дөнья фән казанышларын Евразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү тәҗрибәсендә файдалану өчен Россия һәм чит ил фәнни-белем бирү ресурсларын бергә туплау максатыннан, үткәрелә.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 11-28 июнендә “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Биосфера» эколого-биологик лагерь-мәктәп узды. Биредә Татарстанның 80нән артык сәләтле балалары катнашты. Табигый фәннәр белән кызыксынучы, биология, экология һәм география фәннәре буенча олимпиадалар, конкурс-конференцияләрдә уңышка ирешкән 6-11 сыйныф укучылары лагерьда ял итеп кенә калмады, ә гомуми экология, үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе, гидробиология һ.б. фәннәр буенча өстәмә белем дә алды.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале була. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International