ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 2 апрелендә А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицей базасында "Тере классика" III Халыкара конкурсының төбәк этабы узды. Конкурста Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы йөздән артык укучы катнашты.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яр Чаллыда һәм Түбән Камада “Мәктәп картасы” проекты эшли башлый. Барлыгы 96 мәктәптә укучылар MasterCard түләү системалы банк карталары ярдәмендә ашханәдә тукланган һәм җәмәгать транспортында йөргән өчен түли алачак. Моннан тыш, карта мәктәпкә кергәндә электрон теркәү чарасы да булып тора.
Татарстанда тиешле вакытыннан алда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырган 13 укучының 4се биремнәрне "икеле"гә эшләгән. Искәртеп узабыз: база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ 5 баллы шкала буенча бәяләнә, чыгарылыш сыйныф укучысына урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен 3 балл тупларга кирәк иде.
2015 елның 30-31 март һәм 1 апрель көннәрендә Наркотикларга каршы оештырылган комиссия тәкъдиме белән, Түбән Кама муниципаль районында Наркотикларны контрольдә тоту хезмәте идарәсе , сәламәт яшәү рәвешен алып баручы “Вместе” коммерцияле булмаган партнер белән берлектә, өстәмә профессиональ белем бирү программасын тематик камилләштерүгә юнәлдерелгән семинар уздырылды.
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) шул ук исемдәге Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми ачылды.
Беренче тренинг-семинар бүген узган инде. "Неформальное в формальном: принципы, походы и технологии неформального образования" дип аталучы тренингта балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче педагоглар катнашкан. Әлеге үзәк "2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" ТР дәүләт программасы кысаларында 2014 елда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән гамәлгә куелган. "Сәләт" фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әлеге үзәктә балалар һәм яшьләр белән эшләүче педагоглар өчен инновацион мәйданчыклар булдырылган һәм анда формаль булмаган белем алырга, шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү, нәтиҗәле эш итүче командалар туплау һ.б. өлкәдә камилләшергә мөмкин. "Балалар артыннан куып тоту өчен үзебезгә дә үсәргә кирәк. 20 ел эшләү дәверендә "Сәләт" үзен оештыручы буларак күрсәтте. Бу үзәк бүгенге көнгә кадәр эшләп килде, әмма хәзер моның өчен уңайлы мәйданчык булдырылды", - диде ул үзәкнең рәсми ачылу тантанасында.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Куба Республикасының Дәүләт Советының фәнни киңәшчесе Фидель Кастро Диас-Баларт һәм Куба Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Эмилио Лосада Гарсия җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бер атна эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 3 меңнән артык укучы кушылган.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Бүген Татарстанның 99 чыгарылыш сыйныф укучысы тиешле вакытыннан алда рус теле буенча БДИ тапшыра.
Имтихан эше кыска һәм озын җаваплы (инша) биремнәрне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Канәгатьләндерерлек нәтиҗә алу өчен катнашучыларга алып булуы ихтимал булган 100 баллдан кимендә 24не җыярга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң мәгълүм булачак.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанның "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәр конкурсы финалы булды. Бу бәйгеләргә нәтиҗә ясауны быел икесен бергә уздырырга ниятләгәннәр: "Татар кызы" 15 нче, "Татар егете" исә 9 нчы тапкыр уздырылды.

29
март, 2015 ел
якшәмбе
24-29 нчы март көннәрендә «Байтик» сәләмәтләндерү лагере базасында (Некрасов ур., 23) «Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе гөрләп узды.
6 көн дәвамында үткәрелүче әлеге сессия үз кочагына 65 сәләтле баланы сыендырды. Әйтергә кирәк, Академиянең географиясе дә елдан-ел киңәя бара: быел биредә Татарстанның Буа, Балтач, Актаныш, Сарман, Чирмешән, Лениногорск районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре генә түгел, Башкорстан Республикасының Туймазы районыннан килгән катнашучылар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International