Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
"Сәләт" яшьләр фондында Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми ачылды
2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) шул ук исемдәге Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми ачылды.
Беренче тренинг-семинар бүген узган инде. "Неформальное в формальном: принципы, походы и технологии неформального образования" дип аталучы тренингта балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче педагоглар катнашкан. Әлеге үзәк "2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" ТР дәүләт программасы кысаларында 2014 елда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән гамәлгә куелган. "Сәләт" фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әлеге үзәктә балалар һәм яшьләр белән эшләүче педагоглар өчен инновацион мәйданчыклар булдырылган һәм анда формаль булмаган белем алырга, шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү, нәтиҗәле эш итүче командалар туплау һ.б. өлкәдә камилләшергә мөмкин. "Балалар артыннан куып тоту өчен үзебезгә дә үсәргә кирәк. 20 ел эшләү дәверендә "Сәләт" үзен оештыручы буларак күрсәтте. Бу үзәк бүгенге көнгә кадәр эшләп килде, әмма хәзер моның өчен уңайлы мәйданчык булдырылды", - диде ул үзәкнең рәсми ачылу тантанасында.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин: "Сәләт"- системалы рәвештә эшләп, шундый уңышларга ирешүче искиткеч оешма. Бу Халыкара үзәкнең ачылуы да зур шатлык. "Сәләт"нең яшьләрне бергә берләштерү сәләте бар. Ул яшьләрне генә түгел, ә безне - Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгын да берләштерә. Үземнең әлеге белем бирү үзәгендә беренче укучы буласым килә", - диде.
"Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү буенча гамәлдә булган программа кысаларында, дистәләгән проектлар тормышка ашырыла. "Сәләт" проектлары исә алар арасында - иң үзенчәлекле һәм нәтиҗәле проектлар. 20 ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләү системасын булдырып, халыкара дәрәҗәгә җиткерү - ул татар милләтен, татар мәнфәгатен үстерү", - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы киңәшчесе Данис Шакиров һәм ТР Премьер-министы урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
"Сәләт" фонды җитәкчесе, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов : "Бу яшьләр өчен аралашу, үз талантларын үстерү, камилләшү мәйданчыгы. "Сәләт"тә бик күп проектлар бар, җәйге лагерьлар гына да быел 30 га җитәчәк. Үзәктә " Сәләт" тә үсүчеләр тарафыннан оештырылып, эшләве тагын да куанычлы", - диде.
Халыкара белем бирү технологияләре үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сүзләренчә, ел дәвамында үзәк "Сәләт" фонды уздырган форумнарда, проектларда катнашкан, тренинглар үткәрү белән шөгыльләнгән. "Үзәкнең төп эше - педагогларга формаль булмаган белем бирү, аларны әзерләү, белем бирү сыйфатын яхшырту. Үзәк Казандагы белгечләр белән генә түгел, ә Россия күләмендәге һәм халыкара дәрәҗәдәге белгечләр белән дә хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, бу үзәктә зур корпоратив университетын "Студентлар лигасы" белән берлектә булдырдык. Бүгенге чарада Түбән Новгородтан һәм Европа Советы тренерлары да ачылу чарасында катнаша", - диде ул. Аның сүзләренчә, үзәктә 12 яшьтән алып балалар, студентлар, төркемнәр белән дә шөгыльләнергә килергә мөмкин. Шулай ук гаиләләре белән белем эстәргә, үзләрен камилләштерергә теләүчеләр дә шактый икән. Анна Фельдман "Сәләт"нең Прага мәктәбендә үзәк белән хезмәттәшлек итүче педагоглар эшләвен дә белдерде. Сүз уңаеннан, кичә Татарстаннан Прагага баручы 30 сәләтле яшь кеше сайлап алынган, теләк белдерүчеләр исә 120 кеше булган.
Фондның фән һәм белем алу белән бәйле булган проектлары моның белән генә чикләнми. Мисал өчен, Биләрдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, зур шәһәрчек - "Фәнсар" ("Фәннәр сарае")төзелеп килә. Тимур Сөләйманов "Татар-информ" МА журналистына хәбәр иткәнчә, ел дәвамында сәләтле балаларга белем бирүче әлеге сарай июньдә файдалануга тапшырылачак, июль аенда исә аны рәсми рәвештә ачу планлаштырыла. "Фәнсарны без зур бер мәктәп форматында күрәбез. Төп максатыбыз исә төрле төбәкләрдәге фәнни-интеллектуаль яктан сәләтле балаларны бергә туплап, аларга өстәмә белем биреп, ул укучылардан дөньякүләм олимпиадаларда катнашырлык һәм җиңеп чыгарлык укучылар тәрбияләү", - диде ул. Анда исә республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында белем бирүче профессорлар, педагоглар белем бирер дип күзаллана. Анда эләгү өчен конкурс аша узарга кирәк була. Киләсе җәйдә 4 уку-укыту сменасы үткәрү ниятләнә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Буген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
31
март, 2026 ел
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз