ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
9 апрельдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт теле укытучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 7-8 апрелендә Казанда “Ел тәрбиячесе-2015” республикакүләм бәйгесенең финалы уза. Чарада Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Югары Ослан, Балтач, Чистай, Сарман, Мамадыш, Нурлат, Питрәч районнарыннан зона этапларында җиңеп чыккан 15 иң яхшы тәрбияче катнаша.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 7 апрелендә 16 кешедән торган  Татарстан Республикасы җыелма командасы  Идел буе округындагы WorldSkills Russia – 2015 милли чемпионаты ярымфиналында катнашыр өчен Самара өлкәсенә китә. 9-12 апрельдә Самара шәһәренең Экспо-Волга күргәзмәләр комплексында 11 регионнан килгән 120 катнашучы 15 һөнәр буенча иң яхшылары исеме өчен ярышачак.
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә “Сәйяр” I шәһәр мәктәп театрлары фестиваленең финал өлеше булды. Гран-при һәм төп бүләк − фотоаппаратны Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең “Сәләт” театр төркеме яулады.

Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды. Ул шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте.


3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты.
2015 елның 5 апрелендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” телевизион сериалын тәкъдир итү кичәсе узачак. Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнде.
“Ак барс” – “Сибирь” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының  4 апрельдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.  Моннан тыш, республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга  11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
2015 елның 3 апрелендә Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен укытучы 18нче урта мәктәп базасында "Мәктәпләрдә чит телләр укыту" дип аталган семинар узды.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 апрельдә WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көллият һәм техникум студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очраша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International