Татарстан җыелма командасы Самарада узачак WorldSkills Russia – 2015 милли чемпионаты ярымфиналына китә

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

2015 елның 7 апрелендә 16 кешедән торган  Татарстан Республикасы җыелма командасы  Идел буе округындагы WorldSkills Russia – 2015 милли чемпионаты ярымфиналында катнашыр өчен Самара өлкәсенә китә. 9-12 апрельдә Самара шәһәренең Экспо-Волга күргәзмәләр комплексында 11 регионнан килгән 120 катнашучы 15 һөнәр буенча иң яхшылары исеме өчен ярышачак. Татарстан командасы барлыгы 15 компетенциядә тәкъдим ителә: суыткыч һәм вентиляция техникасын эшләү, станокларда токарь эшләре, костюм дизайны, авыл хуҗалыгы машиналары, җиңел автомобильләрне ремонтлау, кондитерлык эше, пешекче осталыгы, чәчтараш сәнгате, эретеп ябыштыру технологияләре, коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре, плитка белән тышлау, мәктәпкәчә тәрбия, кирпеч салу, веб-дизайн һәм электр монтажлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International