“Ел тәрбиячесе-2015” республикакүләм бәйгесе финалы

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
2015 елның 7-8 апрелендә Казанда “Ел тәрбиячесе-2015” республикакүләм бәйгесенең финалы уза. Чарада Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Югары Ослан, Балтач, Чистай, Сарман, Мамадыш, Нурлат, Питрәч районнарыннан зона этапларында җиңеп чыккан 15 иң яхшы тәрбияче катнаша. Бәйге сынаулары Казан шәһәре Яңа Савин районындагы 151нче номерлы балалар бакчасында уза. Биредә катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашып мастер-класс күрсәтәчәк. Ә 8 апрельдә финалистлар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Түгәрәк өстәл” дип аталган сынауда катнашачак. Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты.
Бәйгедә җиңү яулаган тәрбияче “Ел тәрбиячесе-2015” Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International