“Сәйяр” I шәһәр фестивале гран-приен “Сәләт” театр төркеме яулады
2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә “Сәйяр” I шәһәр мәктәп театрлары фестиваленең финал өлеше булды. Гран-при һәм төп бүләк − фотоаппаратны Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең “Сәләт” театр төркеме яулады.
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев фестивальне бик югары бәяләде. “Бу татар дөньясында моңарчы күренмәгән вакыйга. Театр элгечтән башлана дигән гыйбарә бар, ә мин аны бераз үзгәртеп, театр мәктәптән башлана дияр идем. Спектакльләрдә уйнаган балаларның гына түгел, аларны тамаша кылырга килгән әти-әниләренең дә, якыннарынң да, алар аралашкан дусларының да театрга мөнәбәте үзгәрә, - диде ул. – Татар милләте, татар халкы хакында уйлыйбыз икән, татар театры турында да уйларга кирәк”.
Фестивальне оештыручыларның берсе булган “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары баш мөхәррире Зиннур Хөснияр сүзләренчә, әлеге фестивальдә 700 дән күбрәк бала катнашкан, шуларның 38 е татар милләтеннән булмаган рус, чуваш, мари, төрек, яһүд һ.б. милләт балалары да бар.
Финал өлешендә катнашкан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бу фактны уңай бәяләде. “Татарлар һәм Татарстан һәр өлкәдә дә үрнәк күрсәтә, бу эш тә дәвамлы булсын иде һәм татар театр коллективларына мәктәпләребездә ана телләрендә белем алучы рус, мари, чуваш һ.б. милләт балалары да ияреп, фестиваль тагын да үссен”, - дигән теләген җиткерде.
Фестивальнең финал өлешен Совет районы 171 нче мәктәмнең “Балачак” студиясе (сәнгать җитәкчеләре − Фердинанд Хафиз) ачып җибәрде. Тамашачыларга алар Зәки Зәйнуллинның “Кырык бернең арбалы хатыннары” әсәреннән өзек күрсәтте. Бөек Ватан сугышы темасы Вахитов районы 1 нче гимназиясенең “Умырзая” (җитәкчеләре − Эльмира Хөснетдинова, Жеранина Катарина) театр коллективының Әмирхан Еники язган “Мәк чәчәге” композициясендә дә чагылды. Авиатөзелеш районының 33 нче мәктәбендәге “Өмет” театр студиясендә (җитәкчеләре − Рәсүлә Шакирова, Гөлназ Сабирова) шөгыльләнүче укучылар сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗевның “Тәрәзәләр”ендә, Яңа Савин районының 155 нче мәктәбендә оештырылган “Алкыш” (җитәкчеләре − Хәлимә Төхвәтуллина, Газиз Мөхәммәтшин) театр коллективының “Ир язмышы — ирләр иңендә” музыкаль композияциясе дә фашизмга каршы көрәш, Бөек Ватан сугышы, каһарманнарны данлау һәм хөрмәтләү, ятимлек кебек темаларны күтәргән иде. “Алкыш”лылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны тамаша залында утыручылар белән бергә, бер минутлык тынлык белән искә алды.
Киров районы 3нче гимназиясенең “Нур” театр коллективы (җитәкчеләре − Илсөяр Хәмидуллина, Йолдыз Ибраһимова, Гөлсинә Садыйкова) Әмирхан Еникинең “Бер генә сәгатькә” әсәре буенча куелган өзекне жюри хозурына тапшырды. Мәскәү районы 12 нче гимназия укучылары шөгыльләнүче “Хәят” театр коллективы сәнгать җитәкчеләре Гөлнур Нәсыйбуллина иҗат иткән “Балачактан — үлемгә” композициясе Ленинград блокадасы, анда һәлак булган балаларга багышланган иде. Совет районы 20 нче гимназиясенең “Тәүге адымнар” (җитәкчеләре − Гөлназ Галиева) театр коллективында шөгыльләнүче 2 нче сыйныф укучылары шулай ук сәнгать җитәкчеләре тарафыннан язылган “Зәйнәп әби хатирәләре” инсценировкасын күрсәтте.
Төп бүләкне яулаучы “Сәләт” театр коллективы (җитәкчеләре − Линиза Гыйззәтуллина, Ләйлә Хәбибуллина, Чулпан Зиннәтуллина) Абдулла Алиш әсәре буенча куелган “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкиятен күрсәтеп, барысын да таң калдырды.