Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесенә йомгак ясыйлар

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
9 апрельдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт теле укытучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша. Бәйгенең төп этабында, Татарстан мөгаллимнәре белән беррәттән, Башкортостан, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән килгән укытучылар да көч сынаша. Икенче этапта катнашучы 25 укытучы мәдәниятләр диалогы нигезендә туган телне укытуда методик алымнарның кулланылышын күрсәткән мастер-класс тәкъдим итә, милли киемнәр презентациясен күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International