Зәйдә - “Язгы игелек атнасы”

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды. Ул шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте. Язгы игелек атнасы безнең районда ул 2006 елдан үткәрелә. Анда мәктәп укучылары да, оешма-предприятиеләр яшьләре дә теләп, актив катнаша. Иң элек бу эш шәһәр урамнары буйлап “ Игелек кылырга ашыгыгыз!” дигән акция кысаларында барлык шәһәр халкын агитацияләү белән башланды. Укучылар халыкка игелекле эшләрдә катнашырга өндәгән листовкалар таратты. Анда атна дәвамында чараларда катнашу мөмкинлеге дә күрсәтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International