ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Куба Республикасының Дәүләт Советының фәнни киңәшчесе Фидель Кастро Диас-Баларт һәм Куба Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Эмилио Лосада Гарсия җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бер атна эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 3 меңнән артык укучы кушылган.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Бүген Татарстанның 99 чыгарылыш сыйныф укучысы тиешле вакытыннан алда рус теле буенча БДИ тапшыра.
Имтихан эше кыска һәм озын җаваплы (инша) биремнәрне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Канәгатьләндерерлек нәтиҗә алу өчен катнашучыларга алып булуы ихтимал булган 100 баллдан кимендә 24не җыярга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң мәгълүм булачак.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанның "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәр конкурсы финалы булды. Бу бәйгеләргә нәтиҗә ясауны быел икесен бергә уздырырга ниятләгәннәр: "Татар кызы" 15 нче, "Татар егете" исә 9 нчы тапкыр уздырылды.

29
март, 2015 ел
якшәмбе
24-29 нчы март көннәрендә «Байтик» сәләмәтләндерү лагере базасында (Некрасов ур., 23) «Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе гөрләп узды.
6 көн дәвамында үткәрелүче әлеге сессия үз кочагына 65 сәләтле баланы сыендырды. Әйтергә кирәк, Академиянең географиясе дә елдан-ел киңәя бара: быел биредә Татарстанның Буа, Балтач, Актаныш, Сарман, Чирмешән, Лениногорск районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре генә түгел, Башкорстан Республикасының Туймазы районыннан килгән катнашучылар да бар иде.
2015 елның 19-29 мартында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның II Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышы буенча зона этаблары узды. Зона этабы ярышларында җитмеш биш һөнәри белем бирү оешмалары командалары составында бер меңнән артык студент катнашты.

27
март, 2015 ел
җомга
Укучының ниндидер фәнне үзләштерүгә сәләтен вакытында күрә белергә кирәк. Аның белән тиешле эш алып барылганда гына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Нәтиҗәләр турында исә төрле дәрәҗә олимпиадаларда яуланган җиңүләрдән чыгып фикер йөртәләр.
Быел БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 тапкырга кимегән. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.
Казанда укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935-2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырылды. Бүген аның “Журналистика” номинациясе буенча йомгаклау өлеше “Татмедиа” мәйданчыгында үткәрелде.
2015 елның 25-26 мартында Яшел Үзән шәһәренең 1нче номерлы лицеенда "Ел укытучысы-2015" республикакүләм  конкурсының зона этабы узды. Ике көн дәвамында Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан, Биектау районнары һәм Казан шәһәреннән килгән иң яхшы укытучылар һөнәри осталыкларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International