Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанның "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәр конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанның "Татар кызы" һәм "Татар егете" шәһәр конкурсы финалы булды. Бу бәйгеләргә нәтиҗә ясауны быел икесен бергә уздырырга ниятләгәннәр: "Татар кызы" 15 нче, "Татар егете" исә 9 нчы тапкыр уздырылды.
Конкурсның беренче өлеше Казан районнарындагы мәктәпләрдә 10-15 февраль көннәрендә үткәрелгән. Икенче тур 18 февраль көнне Совет районының 75 нче номерлы мәктәбендә булган, катнашучылар анда үзләрен спорт ярышларында күрсәткән. Аның кайбер өлешләре проектор аша тамашачыларга да тәкъдим ителде. Өченче тур "Хуҗабикә" дип аталган һәм ул 26 февраль көнне Осиново бистәсенең "Тәмле булсын" ресторанында уздырылган. Һәр район катнашучысына аерым тема билгеләнгән һәм конкурста катнашучылар әзерләгән өстәл дә шул теманы ачып бирергә тиеш булган. Конкурска әзерләнгән өстәлләр тамашачы хозурына да тәкъдим ителде.
Конкурсның 5 мартта Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында узган туры "Интеллектуаль марафон" дип аталган һәм Бөек Ватан сугышы чоры татар әбәбиятына багышланган. Әңгәмә рәвешендә узган турны профессор Фуат Галимуллин алып барган. Әлеге турның кайбер өлешләре шулай ук тамашачыларга проектор аша күрсәтелде.
Финал өлешенә 9-11 нче сыйныфта белем алучы 7 кыз һәм 7 егет чыккан. Конкурс катнашучылар башкаруында вальс белән башланып китте. Шуннан соң сүз ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка бирелде.
"Татар теле һәм рус теле проблемалары бар, һәм без аларны яхшы беләбез. Әмма бүген күңелсез мәсьәләләр хакында сөйләшеп утыра торган вакыт түгел. Шундый конкурслар аша үзебезнең милләтебезне, телебезне сакларга, яшьләрне шул юнәлештә тәрбияләргә тиешбез. Бәйрәм белән сезнең барыгызны да!" - диде министр һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул шулай ук икенче елга бу бәйгене республика күләмендә уздырырга вәгъдә бирде.
Катнашучыларга бәяне КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фуат Галимуллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Алар арасында күренекле артистлар Георгий Ибушев, Люция Хәмитова, Луара Шакирҗан, "Сәхнә" журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, "Ялкын" журналы баш мәхәррире Йолдыз Миңнуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова бар иде. Чарага шәрәфле кунак буларак ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты Аппаратының милли сәясәт департаменты башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һ.б. чакырылган иде.
Бәйге катнашучыларның үзләрен күрсәтүләреннән башланып китте. "Татар телендә сөйләшү күңелне иркәли. Халкымның милли хәзинәсен-бәетләрен, дастаннарын, риваятьлерен саклау - безнең буынның максаты. Без, татарлар, - батыр халык, дигән данлы исемебез әле сүнмәде", - дип алар үзләренең туган телләрен зурлады, данлады. Катнашучылар чыгышларында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу, Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы тематикасы кызыл җеп булып сузылган иде. Бәйгедә катнашучылар Бөек Җиңүгә багышланган композиция дә тәкъдим итте, моннан тыш иҗади сәләтләрен күрсәтте. Костюмнарда татар милли бизәкләре, татар халкының борынгы җырлары, милли биюләре исә конкурсның үзенчәлекле булуын тагын бер кат искәртеп торды.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин : "Бүген безнең милләтебез өчен зур бәйрәм. Безнең өчен бу сәхнәдә чыгыш ясаучылар - барысы да җиңүчеләр. Бу бәйрәм инде 15 ел дәвам итә, алар - безнең горурлыгыбыз булырдай татар егетләре һәм кызлары. Шушы балаларны тәрбияләүче әти-әниләр, аларга белем бирүче һәм тәрбия кылучы укытучыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Чын татар гаиләләре корып, балалар үстерергә насыйп булсын", - дип үзенең теләкләрен җитерде.
Фуат Галимуллинга сүз бирелгәч, ул: "Без инде бу бәйгене 2 ай дәвамында күзәтәбез. Безнең затлы, белемле, үз милләтен, үз тарихын белүче буын үсә - бу безнең өчен чиксез горурлык", - диде.
Жюри репертуар мәсьәләсенә уңай бәя бирде, Бөек Җиңү темасы яктыртылуны да хуплады.
Конкурста "Татар кызы" исеменә Киров районы 4 нче номерлы гимназия укучысы Зилә Гарипова лаек булды. "Татар егете" исемен Совет районынының 171 нче номерлымәктәбе укучысы Алмаз Галимҗанов яулады.
Моннан тыш, "Сылу кыз" (Венера Кәлимуллина, Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясе), "Уңган кыз" (Алия Шакирова, Мәскәү районының 2 нче гимназиясе), "Сөйкемле кыз" (Адилә Сибгатуллина, Вахитов районының 27нче гимназиясе), "Зирәк кыз" (Камилә Гафиятова, Идел буе районының 139 нчы мәктәбе), "Зыялы кыз" (Эльвина Мякина, Совет районының 171 нче мәктәбе), "Талантлы кыз" (Зөлфия Миңнуллина, Яңа Савин районының 177 нче мәктәбе) номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Егетләр арасында да "Баһадир егет"(Салават Гиниятуллин, Киров районының 4 нче гимназиясе), "Зыялы егет" (Булат Сәфәров, Мәскәү районының 2 нче гимназиясе), "Оста егет" (Гадел Газизов, Яңа Савин районының 23 нче мәктәбе), "Уңган егет" (Айрат Кәримов, Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиясе), "Зирәк егет"(Фәрхәт Фазылҗанов, Идел буе районының 16 нчы гимназиясе), "Талантлы егет" (Булат Фәсахов, Вахитов районың 1 нче гимназиясе) номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләп үтелде.
Җиңүче кызга таҗ, егеткә затлы түбәтәй бүләк ителде, иганәчеләрдән туннар да тапшырылды. Шулай ук номинантлар да бүләкләнде.
Конкурс Казан шәһәре Башкарма комитеты, әлеге комитетның Мәгариф идарәсе һәм Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге тарафыннан оештырылган иде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Буген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
31
март, 2026 ел
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз