Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2015 ел
җомга
ТР мәгариф һәм фән министры "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "WorldSkills Russia 2015" чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре белән очрашты.
Казанда Г.Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмын тәкъдир итү кичәсе узачак
2015 елның 5 апрелендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” телевизион сериалын тәкъдир итү кичәсе узачак. Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнде.
4 апрельдә хоккей уены трансляцияләнү сәбәпле “Белем дөньясы” тапшыруы эфирга ярты сәгатькә алда чыгачак
“Ак барс” – “
Сибир
ь” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының
4 апре
ль
дә
эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.
Моннан тыш, республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга
11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
Мәктәпләрдә чит телләр укыту турында семинар узды
2015 елның 3 апрелендә Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен укытучы 18нче урта мәктәп базасында "Мәктәпләрдә чит телләр укыту" дип аталган семинар узды.
2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Энгель Фәттахов WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының республика этабында җиңүче команда белән очраша
3 апрельдә
WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көллият һәм техникум студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очраша.
"Тере классика" III Халыкара конкурсының төбәк этабы
2015 елның 2 апрелендә А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицей базасында "Тере классика" III Халыкара конкурсының төбәк этабы узды. Конкурста Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы йөздән артык укучы катнашты.
1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яр Чаллы һәм Түбән Кама мәктәпләрендә “Мәктәп картасы” проекты тормышка ашырыла башлый
Яр Чаллыда һәм Түбән Камада “Мәктәп картасы” проекты эшли башлый. Барлыгы 96 мәктәптә укучылар MasterCard түләү системалы банк карталары ярдәмендә ашханәдә тукланган һәм җәмәгать транспортында йөргән өчен түли алачак. Моннан тыш, карта мәктәпкә кергәндә электрон теркәү чарасы да булып тора.
База дәрәҗәсендәге математика буенча вакытыннан алда тапшырган БДИ нәтиҗәләре билгеле
Татарстанда тиешле вакытыннан алда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырган 13 укучының 4се биремнәрне "икеле"гә эшләгән. Искәртеп узабыз: база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ 5 баллы шкала буенча бәяләнә, чыгарылыш сыйныф укучысына урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен 3 балл тупларга кирәк иде.
“Биопсихосоциаль ысул ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм аддикция булдырмау” темасы семинар
2015 елның 30-31 март һәм 1 апрель көннәрендә Наркотикларга каршы оештырылган комиссия тәкъдиме белән, Түбән Кама муниципаль районында Наркотикларны контрольдә тоту хезмәте идарәсе , сәламәт яшәү рәвешен алып баручы “Вместе” коммерцияле булмаган партнер белән берлектә, өстәмә профессиональ белем бирү программасын тематик камилләштерүгә юнәлдерелгән семинар уздырылды.
"Сәләт" яшьләр фондында Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми ачылды
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) шул ук исемдәге Белем бирү технологияләре халыкара үзәге рәсми ачылды.
Беренче тренинг-семинар бүген узган инде. "Неформальное в формальном: принципы, походы и технологии неформального образования" дип аталучы тренингта балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче педагоглар катнашкан. Әлеге үзәк "2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" ТР дәүләт программасы кысаларында 2014 елда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән гамәлгә куелган. "Сәләт" фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әлеге үзәктә балалар һәм яшьләр белән эшләүче педагоглар өчен инновацион мәйданчыклар булдырылган һәм анда формаль булмаган белем алырга, шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү, нәтиҗәле эш итүче командалар туплау һ.б. өлкәдә камилләшергә мөмкин. "Балалар артыннан куып тоту өчен үзебезгә дә үсәргә кирәк. 20 ел эшләү дәверендә "Сәләт" үзен оештыручы буларак күрсәтте. Бу үзәк бүгенге көнгә кадәр эшләп килде, әмма хәзер моның өчен уңайлы мәйданчык булдырылды", - диде ул үзәкнең рәсми ачылу тантанасында.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз