“Ак барс” – “СКА” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 11 апрельдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә. Моннан тыш, республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга 11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды. Ул шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте.