“Ак барс” – “СКА” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 11 апрельдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә. Моннан тыш, республика мәгариф системасында барган үзгәрешләргә битараф булмаган тамашачыларның күп санлы сораулары буенча атна саен эфирга чыгучы “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруы хәзер һәр җомга 11.30 сәгатьтә ТНВ каналында кабатланып күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, тапшыру 2013 елдан башлап һәр шимбә саен 17.00 сәг-тә эфирга чыга. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерүне, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны һәм тагын башка темаларны яктырта. “Белем дөньясы” тапшыруы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.