Энгель Фәттахов WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының республика этабында җиңүче команда белән очраша

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

3 апрельдә WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көллият һәм техникум студентлары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очраша. Очрашу республикабыз командасы чемпионатның  9-12 апрельдә Самара шәһәрендә үтәчәк Идел буе округы ярымфиналында катнашуы алдыннан оештырыла. Татарстан барлык 15 компетенциядә дә чыгыш ясаячак. Татарстан Республикасының җыелма  командасы составына  республика турында җиңүче студентлар кертелде. Чемпионатның әлеге этабында 500 кеше катнашты. Егетләр-кызлар белгечлекләр буенча махсуслашкан үзәкләрдә үз һөнәрләренең остасы булуын күрсәтте. Татарстан командасының җиңүенә һәм 19-23 майда Казан шәһәрендә узачак  WorldSkills Russia  чемпионатының финал этабында катнашуына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International