Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
«Фәнсар» Академиясе язгы сессиядә
2015 елның 29 марты, якшәмбе
24-29 нчы март көннәрендә «Байтик» сәләмәтләндерү лагере базасында (Некрасов ур., 23) «Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе гөрләп узды.
6 көн дәвамында үткәрелүче әлеге сессия үз кочагына 65 сәләтле баланы сыендырды. Әйтергә кирәк, Академиянең географиясе дә елдан-ел киңәя бара: быел биредә Татарстанның Буа, Балтач, Актаныш, Сарман, Чирмешән, Лениногорск районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре генә түгел, Башкорстан Республикасының Туймазы районыннан килгән катнашучылар да бар иде.
«Фәнсар»лылар – 9-11 нче сыйныф укучылары – җәмгыять белеме, химия, биология, математика, физика һәм инглиз теле кебек фәннәрдән белемнәрен арттыра һәм үзләрен сынап карый алдылар. Сессия дәвамында укучылар өчен республикабызның төрле уку йортларының иң әйбәт укытучылары, мөгаллимнәре белем бирде.
Шунысын да искәртеп үтү мөһим, төшке ашка кадәр укучылар гадәти дәресләрдә утырсалар, көннең икенче яртысында исә алар өчен махсус танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылды. ТНВ каналында чыгучы «Татарлар» тапшыруының төп редакторы һәм алып баручысы Раил Өметбаев; яшь, талантлы композитор Илмир Низамов; блоггер, «Юла групп» компаниясенең директоры Ленар Әмирханов; К(И)ФУ мөгаллиме Әнвәр Туйкин; шахмат уеннары буенча спорт мастеры кандидаты Луиза Вәлиуллина; «Сәләт» дискуссион клубын алып баручы Аммар Аль-Анси, «Сәләт» ветераннары – «Фәнсар» Академиясе укучылары өчен остаханәләр үткәрделәр, шәхси тәҗрибәләре һәм уңыш формулалары белән бүлештеләр.
Кичке чаралар да бик продуктив һәм файдалы булулары белән аерылып торды. Биредә укучыларга «Сәләт»нең җәйге аланнары хакында тәфсилләп сөйләнелде, «Сәләт» телләр мәктәбе үз эшчәнлеген тәкъдим итте, әйдаманнар үзләренең уку йортлары турындагы фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук балалар «Умники и умницы», «Интуиция», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннарында катнашып, җиңү яулый алдылар.
«Фәнсар» Академиясенең төп вакыйгасы – фәнни-гамәли конференция – 29 нчы мартка планлаштырылган иде. Уку көннәре барышында укучылар укытучылары белән берлектә фәнни-гамәли эш өчен тема сайларга, аны язып, соңгы көнне якларга тиеш булды. Шуның нигезендә әлеге конференциядә 20 фәнни хезмәт тәкъдим ителде. 65 катнашучы арасында 35е 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары. Шуңа аларга игътибар да күбрәк бирелде: һәрберсенә югары уку йортларына укырга кергәндә ташлама бирүче таныклыклар тапшырылды.
«Фәнсар» Академиясенең язгы сессиясе чыгарылыш балы белән тәмамланды. Төрле парлы биюләр, матур костюмнар, укытучылар, сабакташлар белән саубуллашу – болар һәммәсе дә балга бәйрәм дәрте, тантана өстәде.
«Фәнсар» Академиясе белемгә омтылучы, фән сөюче, сәләтле яшьләргә үзләрен күрсәтү, сынап карау өчен бер дигән мөмкинлек. Без сезне «Сәләт»нең җәйге аланнарында да көтеп калабыз!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Буген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
31
март, 2026 ел
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз