БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны 5 тапкыр кимегән

2015 елның 27 марты, җомга

Быел БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 тапкырга кимегән. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел кесә телефоныннан файдаланган өчен 12, шпаргалкаларга күз салган өчен 4 имтихан эше саналмаган. “Былтыр БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында 900 кеше имтихан тапшырган. Быел исә сынауларны 9 меңгә якын укучы узуын исәпкә алсак, бу кагыйдә бозулар санының 5 тапкырга кимүе турында сөйли”, – дигән Кравцов. Аның сүзләренчә, былтыр кертелгән имтихан барышын контрольда тоту буенча чаралар (видеокүзәтү һәм аудиториягә кергәндә металлэзләгеч аша узу) үз нәтиҗәләрен биргән: хәзер БДИ тапшыручылар имтихан уздыру кагыйдәләрен бозмаска тырыша. “Быел укучылар сынауларга җаваплы карый һәм шпаргалка, кесә телефоннарына түгел, ә үзләренең белемнәренә генә ышана”, – дип билгеләп узган Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International