ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга
22 майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.
Беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында Айдар Шайхин беренче урын яулады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы егет Мәскәүгә “Умники и умницы” телеуенына чакырылды.
Казанда узган уенда республика мәктәпләрендә белем алучы тугыз 10 нчы сыйныф укучысы (агоннар) катнашты.
Бөтен Россиядә кебек, Татарстанда БДИның төп дулкыны 26 нчы майдан алып 19 нчы июньгә кадәр узачак. Бу вакыт эчендә имтиханны 2014 нче елда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар, шулай ук чит дәүләтләрнең мәгариф учрежедниеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган гражданнар тапшыра.
Әтнә укучыларының Каенсар урманындагы хәрби җыены эшли башлады. Анда 10 мәктәптән 60 укучы яшүсмер егет килгән. Хәрби чараларның программасы әзер, махсус стенд ясап эленгән. Спорт, ОБЖ чаралары узачак, пневматик мылтыктан аталар. Хәтта Арчага барып “АКМ” автоматыннан да атып караячаклар.
22 майда Казанда “Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге” ДБУнең яңа бинасы ачылды. БДИ уздыру вакытында ул мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге ролен башкарачак.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Менә 8 ел рәттән Азнакай шәһәрендә “Дублер көне” эшлекле уены уздырыла. Дүшәмбе көнне иртә белән җитәкче абый-апаларын алыштырырга тиешле дүртле-бишлегә генә укучы лидер укучылар район Советы бинасына киңәшмәгә җыелдылар һәм оешма-предприятиеләргә таралыштылар.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
20 майда  Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.
Чарада “WorldSkills International” хәрәкәте президенты Саймон Бартли, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФнән “WorldSkills International” техник делегаты Павел Черных катнашты.
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 80 958 бала катнашты Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар табигый-фәнни цикл предметларына өстенлек биргән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 81 укучы татар теле буенча БРИ тапшырырга җыена. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International