Әтнә укучыларының Каенсар урманындагы хәрби җыены эшли башлады

2014 елның 23 мае, җомга
Әтнә укучыларының Каенсар урманындагы хәрби җыены эшли башлады. Анда 10 мәктәптән 60 укучы яшүсмер егет килгән. Хәрби чараларның программасы әзер, махсус стенд ясап эленгән. Спорт, ОБЖ чаралары узачак, пневматик мылтыктан аталар. Хәтта Арчага барып “АКМ” автоматыннан да атып караячаклар. Күбрәк армия тормышына бәйле элементлар: стройда йөрү буенча әзерлек, топография, марш-бросок, тактик әзерлек була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International