Быел татар теленнән 81 укучы БРИ тапшырачак

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 81 укучы татар теле буенча БРИ тапшырырга җыена. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин әйтте.
“Һәр кешенең үз сайлау мөмкинлеге бар. Быел чыгарылыш укучыларның 81е татар теленнән БРИ тапшырырга уйлый. Бу күп тә түгел, аз да түгел”, - диде министрның беренче урынбасары имтихан бирергә теләүчеләр хакында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International