Азнакайда “Дублер көне” уздырылды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Менә 8 ел рәттән Азнакай шәһәрендә “Дублер көне” эшлекле уены уздырыла. Дүшәмбе көнне иртә белән җитәкче абый-апаларын алыштырырга тиешле дүртле-бишлегә генә укучы лидер укучылар район Советы бинасына киңәшмәгә җыелдылар һәм оешма-предприятиеләргә таралыштылар.
Бу көнне яшь гражданнарыбыз бик күп җитәкчеләрне алыштырып, шәһәребез проблемаларын чишүдә катнаштылар, үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Берәүләр хөкемдар, укытучы, газета мөхәррире булды. Кемнәрдер торак-коммуналь хуҗалык проблемалары белән “көрәште”, өченчеләре авылларга барып, ветераннарны котлап кайтырга да өлгерде. Укучыларның хәтта һөнәр сайлау буенча планнары да үзгәреп китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International