13 мартта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов рәислегендә 2014 нче елда төбәкләрдә БДИ оештыру мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һ.б. катнашты.
IX сыйныф укучыларына татар теленнән имтиханны яңача, ягъни тест рәвешендә тапшырырга туры киләчәк. Ул апрель аенда уза.