ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Чаллыда, яңа уку елының беренче көнендә яңа заманча мәктәп – «Белем бирү үзәге 62» ачылды. Автокаладагы иң зур мәктәпне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Белем көнендә Татарстан Республикасының 60 меңнән артык беренче сыйныф укучысы Ак Барс банкыннан Барс һәм Банкомашның өч дусты маҗараларына багышланган китап һәм татар һәм рус телләрендә мобиль уен алды.

Бөтен Россия буенча мәктәпләр өчен уку елы башланды. Белем көнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 44 төбәктә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларына кушылдылар һәм педагогларны һәм балаларны бәйрәм белән котладылар.

Бүген Казанда Кембриджның «Бала-Сити» Халыкара мәктәбе кампусы ачылды. Межлаук урамында урнашкан яңа учреждение 1-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучыга исәпләнгән. Укулар биредә ике белем бирү программасы буенча узачак – Россия һәм халыкара.

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә меңнән артык яшь укытучы эшкә киләчәк, шуларның 400гә якыны – Казандагы белем бирү учреждениеләренә. 

Яңа уку елыннан беренче һәм бишенче сыйныф укучылары яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укыячак, ул Татарстанның дәүләт телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, республика мәктәпләрендә татар телен укыту өч программа буенча оештырылачак.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инженерлар лицее һәм балалар бакчасы ачылышында катнашты.

Кадерле дуслар!

Сезне Белем көне белән котлыйм!

Бүген Татарстанда беренче кыңгырау 55299 беренче сыйныф укучысы өчен яңгыраячак. Шул исәптән Казанда парта артына беренче тапкыр 20,7 меңнән артык укучы утырачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International