Мәгариф министры Сергей Кравцовның Белем көне белән котлавы

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Белем көне белән котлыйм!

Илебездә бу бәйрәм миллионлаган мәктәп укучыларын һәм аларның гаиләләрен, көллият һәм югары уку йортлары студентларын, педагогларны берләштерә. Яңа уку елына барыбыз да яңа өметләр, омтылышлар баглыйбыз. Һәм әлбәттә, бу көн мәктәп парталары артына беренче тапкыр утырган сабыйларда аеруча дулкынландыргыч хисләр уята.

Бүген укытучылар һәм остазлар адресына аерым котлаулар яңгырый. Сезнең үз белемегез белән уртаклашып кына калмыйсыз, тәрбиялисез, рухландырасыз, укучыларыгызга ярдәм итәсез. Сезнең намуслы җаваплы хезмәтегез дөньядагы иң мактаулы хезмәтләрнең берсе булды һәм булып калачак та.

Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.

Мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International