Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә меңнән артык яшь укытучы эшли башлаячак

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә меңнән артык яшь укытучы эшкә киләчәк, шуларның 400гә якыны – Казандагы белем бирү учреждениеләренә. 

Республикада 1 414 мәктәп эшли. Быел 11 белем йорты һәм биш балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 117 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартыла. Моннан тыш, әлеге проект буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган ике мәктәпкә заманча җиһазлар урнаштырылачак.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча республиканың ике районындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International