Казанда Кембридж халыкара «Бала-Сити» мәктәбе ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Кембриджның «Бала-Сити» Халыкара мәктәбе кампусы ачылды. Межлаук урамында урнашкан яңа учреждение 1-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучыга исәпләнгән. Укулар биредә ике белем бирү программасы буенча узачак – Россия һәм халыкара.

Мәктәпнең төп миссиясе – балаларның ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре нигезендә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Биредә укучылар робототехника, информатика, математика, экология, эшкуарлык, табигый-фәнни юнәлеш белән бәйле проектларны тормышка ашырачаклар.

Кампуста 20 балага исәпләнгән аз комплектлы уку класслары, шулай ук фәнни лабораторияләр, IT-кабинет, үз-үзеңне үстерү һәм иҗат өчен төрле зоналар, кулинария сыйныфы, кафе-ашханә, спорт залы, ял итү һәм проект эшчәнлеге өчен рекреация зоналары булдырылган.

«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы ун ел элек оешкан. Хәзерге вакытта Казанда дүрт балалар бакчасы эшли, тагын берсе Яңа Савин районында ачылачак.

«Бала-Сити» башлангыч мәктәбе Әбүбәкер Терегулов урамында 2016 елда ачылган. 2019 елда Сул Болак урамында тагын бер мәктәп барлыкка килә, анда июньгә кадәр башлангыч һәм урта буын балалары белем ала. 2018 елда «Бала-Сити» мәктәбе Кембридж университеты аккредитациясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International