Педагогларның җитмәве, укытучыларга йөкләмәне кыскарту, туган телләр буенча БДИга ихтыяҗ һәм полилингваль мәктәпләр тәҗрибәсе турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Татар-информ” баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары буенча 10 мең 283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелә. Беренче сентябрьгә 7 мең 203 урынга исәпләнгән 8 мәктәп төзелешен тәмамлау планлаштырыла, 355 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпне ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр. Барлык уку йортлары да укучыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Россиянең барлык мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре форматы үзгәрәчәк. 2022 елның 5 сентябреннән мондый сәгать Россия җәмгыяте кыйммәтләренә багышланачак. Бу милли куркынычсызлык стратегиясендә беркетелгән.
Рус һәм инглиз телләрендә әйдәп баручы Россия фәнни журналларын бастыру планнары турында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия Фәннәр академиясе, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды (РФФИ) вәкилләре, шулай ук фәнни басмаларның баш мөхәррирләре фикер алыштылар.
Түбән Камада «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының яңа объекты төзелеше тәмамланды. Көнчыгыш территориаль орган инспекторлары химиклар шәһәрендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең әзерлеген тикшерәләр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында вузларга керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын әзерләделәр. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган.
РФ Хөкүмәтенең тиешле карары проекты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясе тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнгән.
Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзив белем бирү оешмасы моделен, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирүне оештырганда челтәр хезмәттәшлеге моделен эшләде. Бу хакта җомга көнне ведомство башлыгы урынбасары Денис Грибов хәбәр итте.
Татарстанга Россиянең 25 төбәгеннән “Дуслык” һәм “Гөлстан” татар теле буенча сөйләм практикасы сменаларында катнашу өчен 320 укучы килде.
2022 елның 28 июлендә Самара өлкәсендә Мастрюков аланында бу җәйнең төп яшьләр вакыйгаларының берсе - «iВолга» Идел буе федераль округының унынчы Юбилей яшьләр форумы тәмамланды. Форум РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үтә. Ул Самара өлкәсе яшьләр эшләре һәм Хөкүмәте агентлыгы ярдәмендә уза.