МТС 11-18 яшьлек балалар өчен Беренче Бөтенроссия бушлай онлайн-лагерьны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, анда алар үзләренең иҗади сәләтләрен осталардан, блогерлардан һәм Йолдыз остазларыннан конкурс биремнәрен үтәп үстерә алачаклар.
2021 елда укучыларның уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылыгының үсеше билгеләнә.
Татарстан Республикасыннан форумда 110 кешедән торган делегация катнашачак, алар арасында КФУ, КНИТУ-КАИ, КДМСИ, КНИТУ-КХТИ һәм башкалар.
«Дәүләт хезмәтләре» Порталы аша заявканы Россиянең 2 меңнән артык колледжында тапшырырга мөмкин. Бу хакта «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов хәбәр итте.
Татарстанда быел 118 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Бүгенге көндә эшләр 62% ка башкарылган инде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм КФУның IT-лицее укучылары математика, физика, химия һәм информатика буенча XXIX Халыкара олимпиада призерлары арасына керде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар лагеренда яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Аңа Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кырым, шулай ук Пермь крае, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 36 команда килгән.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт информатика буенча бердәм дәүләт имтиханына башлангыч нәтиҗәләр ясады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Татарстанга углеводород ресурсларын табу һәм эшкәртү өлкәсендә көчле инженер мәктәбе кирәк. Бу бигрәк тә Көнбатыш санкцияләре һәм нефть запасларының азаюы шартларында мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Ринат Җамалиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.