Хәзерге вакытта Халыкара космос станциясе бортында булган Россия Герое космонавты Олег Артемьев Казан инновацион университетын тәмамлаучыларны — вузны тәмамлаулары, ә университет мөгаллимнәрен-белгечләрне уңышлы әзерләүләре белән котлады. Аның видео мөрәҗәгатьен КИУ көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында күрсәттеләр.
Агымдагы елда «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру дәвам итә. 1 гыйнвардан «Пушкин картасы» номинациясе елына 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә 2022 елгы БДИ имтихан кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «2021/22 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтле, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженерлык-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән чаралар исемлеген раслау турында» 2022 елның 31 маендагы 382 номерлы боерыгы басылды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Россиядә фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек белән идарә итү өчен билгеләнгән бердәм дәүләт мәгълүмат системасы барлыкка киләчәк. Системада шулай ук экспертизаны планлаштыру, үткәрү, фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне мониторинглау һәм бәяләү каралган. Россия Президенты Владимир Путин «Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында» Федераль законның 7.1 статьясына тиешле үзгәрешләрне раслады.
Россия Федерациясенең 76 регионыннан килгән ике меңнән артык педагог һәм мәктәп музейлары активистлары «Мәдәни маршрут» Бөтенроссия музейлар конкурсында катнаштылар. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Җиңү музееның Стратегик инициативалар Фонды белән берлектә оештырылды.
1 июльдә университетларны сайлап алу конкурсы башланды, алар студентлар эшкуарлыгының акселерация программаларын уздыруга грантлар алачак. Бу - «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты инструментларының берсе. Аны тормышка ашыру өчен быел федераль бюджеттан 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Мәйданчык учреждениеләргә җитди ташламалар белән IT-компанияләр продуктларын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Сораштырылучыларның 80% тан артыгы бюджетка керү мөмкинлеген вузны сайлаганда иң мөһим фактор дип саный, ә әһәмияте буенча икенче урында белгечлекнең дәрәҗәсе тора.
Татарстанда беренче тапкыр педагогика көллиятен тәмамлаучылар «Башлангыч белемдә еоррекцион педагогика» белгечлеге буенча диплом проектын яклау һәм демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Сынаулар Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә «Кече сыйныфларда белем бирү» компетенциясе буенча узды.