ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаевка ТДИ һәм БДИ уздыру турында сораулар бирә ала. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга багышланган кайнар линия 19 майда узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Мәскәүдә Поклонная тавында Җиңү музеенда «Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар һәм музейлар фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев катнашты.

Россия Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» проектында катнашучы белгечләрне яңадан әзерләү дәвам итә. Махсус программаны илнең 42 төбәгеннән 500 кеше уза. Бу СПО учреждениеләре студентларының уку процессын оештыру технологияләрен өйрәнә торган предприятие хезмәткәрләре, һөнәри осталык чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Казанда быел 154 мәктәптә, 304 балалар бакчасында һәм 20 мәдәният учреждениесендә махсус саклау сигнализациясе куелачак. Мәгариф оешмаларының иминлеген көчәйтү эшләрен финанслауның гомуми суммасы 1,5 млрд сумнан артып китәчәк.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжында укучы WorldSkills милли финалы призерлары, Worldskills 2021 - 2022 еллар чемпионатының республика этабында җиңүче студентлар белән очрашты. Булачак инженерлар һәм производствоны оештыручылар республика парламенты башлыгы белән республика икътисадының перспектив юнәлешләре, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


7
май, 2022 ел
шимбә

Бөтен ил буенча мәктәпләрдә куллану өчен хупланган мәктәп дәреслекләренең федераль исемлеге әзерләнде. Дәреслекләр исемлеге туган телләр буенча басмалар һәм ОВЗ белән балалар өчен дәреслекләр белән тулыланган. Документ проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Fan ID системасы 4 июльдә алты Россия стадионында барлыкка киләчәк. Әлеге системаны беренчеләрдән булып «Ростов Арена» (Ростов-на-Дону), «Екатеринбург Арена» (Екатеринбург), «Фишт» (Сочи), «Түбән Новгород» (Түбән Новгород), «Самара Арена» (Самара) стадионнары, шулай ук «Ак Барс Арена» (Казан) стадионнары гамәлгә ашырачак, дип хәбәр ителә.

Россиянең 57 төбәгеннән 900 укучы радио көненә багышланган «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге программаларында катнашачак.


6
май, 2022 ел
җомга

8 майда 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Поклонная тавында Җиңү музеенда «Вакыт дәва түгел» бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүчеләрне, абсолют җиңүчеләрне һәм аларның педагог-остазларын бүләкләү тантанасы узачак. Тантанада Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев катнашачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International