26-27 гыйнварда Татарстанда Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең XVIII съезды узачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов пленар утырышта 26 гыйнварда 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) катнашачак.
Россиядә бөтен илдән педагоглар өчен «Югары лига» онлайн-проекты старт ала. «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр, призерлар, лауреатлар, финалистлар һәм катнашучылар педагоглар белән ачык дәресләр үткәрәләр һәм осталык серләре белән уртаклашалар. Очрашуларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды оештыра. Проектның партнерлары – «Россия-минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы, «Учительская газета» челтәр басмасы, Гомумроссия мәгариф профсоюзы, «Ел укытучысы» Бөтенроссия мәгариф лидерларының иҗтимагый оешмасы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады.
15 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр СУНЦ – «КФУның ІТ-лицее» гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә Республика олимпиада үзәге Татарстанның 7-11 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.
Алар биш университетта эшли башлаячак, студентлар аның ярдәмендә бушлай өстәмә цифрлы һөнәр ала алачак.
Россия вузларында документларны кабул итү 20 июньнән башланачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Креатив индустрияләр көллияте модельләре нигезендә Урта һөнәри белем бирү системасында креатив индустрияләр өчен кадрлар әзерләү» проектын гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыкларны сайлап алуны игълан итә. Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен гаризаны 28 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин.
Узган ел ахырында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» боерыкны бастырып чыгарды. Исемлектә мәктәп, лицейлар, гимназияләр, үсеш институтлары һәм башка күп кенә белем бирү учреждениеләренең үзенчәлекләре, үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.
Татарстан автономияле республикасы оешкан 1920 елда ук башкалабызда күн эшкәртү техникумы ачылган. Инкыйлабка хәтле Рәсәйнең күн үзәкләреннән берсе булган, күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшләп торган Казан өчен бик табигый вакыйга булган ул. Рухи тормышта барган үзгәрешләр белән бергә, илебездә уздырылган сәнәгать революциясе күн эшкәртү, күн өс һәм аяк киемнәре белгечләре әзерләүне, элеккечә, остаханәләрдә берәмтекләп түгел, уку йортларында күпләп укытып-өйрәтеп чыгаруны максат итеп куйган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Артек» Халыкара балалар үзәге укучыларга үзләрен заманча медиапрофессияләрдә – теле - һәм басма журналистикадан алып блогингка кадәр сынап карарга мөмкинлек бирә. Медиапрограммалар Россиянең төрле төбәкләреннән 3000гә якын баланы үз эченә алыр дип көтелә.