14-17 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
14-15 гыйнвар көннәрендә Лениногорск районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 елгы сезондагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизион этабы узды.
12-15 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге Татарстанның 8-11 сыйныф укучылары арасында әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.
Казан укучылары 2021 елда «РТ-Инвест» компаниясе фандоматлары аша 1 753 кг пластик тара һәм 90 кг алюминий банка җыйды. Чималны кабул итү аппаратлары башкаланың 20 мәктәбендә тора – алар 2020 елның гыйнварыннан эшли башлады. Бөтен вакыт эчендә 275 000 шешә һәм алюминий банка җыеп эшкәртүгә тапшырылган.
12 гыйнварда «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары фестиваленең округ этабына старт бирелде.
10-13 гыйнварда Татарстанда 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
"Арктиковедение" проекты буенча Россия укучылары өчен Россиянең Арктика зонасы географиясенә, тарихына, биологиясенә һәм җәмгыять белеменә багышланган программа эшләнгән. Башлангыч сыйныфлар өчен аерым программа инде әзер. Ә 5-9 сыйныфларда укучы балалар өчен ул федераль дәүләт белем бирү стандарты кысаларында дәреслекләрне тулыландырачак. Бу ничек булачак?
Коммерцияле булмаган оешмаларга балалар һәм яшьләр катнашында патриотик юнәлештәге чаралар үткәрүгә грантлар бирү буенча ачык конкурс документлары басылып чыкты. Алар «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырыла.
14-15 гыйнварда Лениногорск районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Татарстан илнең барлык мәктәп биналары да интернетка тоташтырылган иң беренче төбәкләреннән санала.