Педагогик үлчәүләрнең федераль институты (ФИПИ) үз сайтында 2022 елгы БДИның 15 уку предметы буенча контроль үлчәү материалларының ачык вариантларын бастырды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәмендә вдпо.рф порталда, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгына багышланган Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү хезмәте җәмгыяте конкурсы уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы идарәче кадрларны сайлап алу һәм резервка кертү өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә:
Иннополис Университеты тарафыннан эшләнгән 1,5 миллионнан артык укучы, студентлар һәм 220 мең укытучы "Санлы белем бирү контенты" онлайн-платформасына бушлай керү мөмкинлеге алды.
2022-2023 уку елында чит ил мәктәпләрендә белем бирү өчен "Россия укытучысы чит илдә" гуманитар проектына гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
«iВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь татарстанлыларны чакырабыз.
Татарстанда республиканың Машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәген (кластерын) ачарга ниятлиләр.
2022 елда 300 дән артык яшь галим торак сертификатларын ала алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта Кабминның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ясалма интеллект һәм алгоритмик программалаштыру буенча Бөтенроссия уку фестивале 1 марттан 14 апрельгә кадәр берничә этапта узды һәм илнең 81 төбәгеннән 12 мең яшь программистны берләштерде. Финал 24 апрельдә Иннополис Университетында узды.
Казанда Чехов урамы 6а йортта мемориаль такта урнаштырдылар - монда 1973-1997 елларда академик Петр Кирпичников яшәгән. Тантаналы ачылыш кичә булды.