ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Мәгариф министрлыгы, Финанс министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында "Вузга онлайн керү" суперсервисы эше буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан мәктәп музейлары «Мәктәп Җиңү музее» озак сроклы Бөтенроссия проектында катнаша һәм экспозицияләр булдыру буенча бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша ала. Җиңү музее республика оешмасы хезмәттәшлегенә чакыра.

Татарстанда 12-14 гыйнварда 8-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Яр Чаллыда Россиядә беренче югары Инженер мәктәпләренең берсен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Бердәм Россия» Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең XXXVIII конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.

2022 елның 1 мартыннан Россиядә мәктәпләр, колледжлар һәм югары уку йортлары өчен дәүләт аккредитациясен узу процедурасы гадиләштереләчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин мәктәпләргә, вузларга һәм колледжларга дәүләт аккредитациясе процедурасын күп тапкырлар узарга туры килмәячәк дигән нигезләмәне раслады. Бу административ йөкләнешне киметәчәк һәм белем бирү оешмаларына төп эшләреннән аерылмаска мөмкинлек бирәчәк. Бирелгән яңа таныклыкның срогы чикләүләрсез булачак.


15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында “Шаян” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

12 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында Республика олимпиада үзәге оештырган бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының республика һәм региональ этапларының йомгаклау этабы жюри рәисләре белән түгәрәк өстәл узды.

Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Бөтенроссия Президент платформасы проектында – «Мәгариф флагманнары. Студентлар» профконкурсына гаризалар кабул итү 2022 елның 23 гыйнварына кадәр озайтылды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы конкурска гаризалар саны буенча 10 төбәк арасына керә. Проект сайтында Россиянең 84 регионыннан 17 меңнән артык кеше теркәлгән инде, шуларның 295е Татарстан Республикасыннан. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырыла.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыкларының гадәттәге кыйммәтләрен торгызуда тыгыз бәйләнешен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International